Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә «Экстремизмга-юк!» айлыгы кысаларында «3 сентябрь - хәтер һәм кайгы көне» дигән чара үткәрелде.
Тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар Бесландагы фаҗига турында презентация карадылар, терроризм, экстремизм төшенчәләре белән таныштылар.
Шулай ук Бесландагы фаҗигадә һәлак булганнарны искә алдылар, күккә ак шарлар җибәрделәр.