Яшьләр белән диспут: «Терроризм тынычлык афәте»

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

2 сентябрьдә хезмәт күрсәтү бүлегенең баш китапханәчесе Гарипова Л. Д., 4 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары өчен Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган: «Терроризм тынычлык афәте»  диспутын үткәрде. Укучыларга "террорчылык" төшенчәсен билгеләү, бөтен кешелеккә террорчылыкның нинди куркыныч тудыруы, соңгы унъеллыкның зур террактлары турында сөйләделәр. Укучылар 2004 елның сентябрендә Төньяк Осетия Республикасының Беслан шәһәренең 1 нче мәктәбендә фаҗигале вакыйгалар елъязмасын тыңладылар. Чара ахырында Лилия Дамир кызы «Бөтен дөнья террорчылыкка каршы» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International