"Экстремизмга - Юк! планы кысаларында, «Милосердие» тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре «Ата-аналар университеты» утырышында ата-аналарга балаларның иминлегенә карата контрольне көчәйтү, халык күп җыела торган урыннарда уяу булу зарурлыгы турында сөйләделәр. Шулай ук «Әгәр сез шикле әйбер тапсагыз», «Куркыныч хәлләрдә үзеңне ничек тотарга» дигән буклетлар да тараттылар.
Шулай ук ата-аналарга экстремистик оешмаларның асылы һәм аларның иҗтимагый куркынычлары, экстремистик җинаятьләр һәм хокук бозулар өчен җаваплылык чаралары, экстремистик оешмаларда балигъ булмаганнарның катнашуы билгеләре аңлатылды.