«Куркыныч хәлләр. Урамда таныш булмаган кешеләр белән үзеңне ничек тотарга!» дигән темага әңгәмә.

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Кукмара районының «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр «Куркыныч хәлләр. Урамда таныш булмаган кешеләр белән үзеңне ничек тотарга!» дигән темага әңгәмә үткәрделәр.

         Балалар таныш булмаган кешеләр белән очрашканда,  үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Куркыныч хәлләрне «Кызыл калфак»әкияте сюжеты мисалында ачыкладылар. Көндәлек тормышта килеп чыгарга мөмкин булган хәлләр турында фикер алыштылар,  саклану кагыйдәләрен искә төшерделәр, нәтиҗәләр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International