Мәгълүмат сәгате: «Алкоголизм: фактлар гына»

2022 елның 9 сентябре, җомга

«Бөтенроссия аеклык көне» кысаларында 4 нче урта мәктәпнең 8 «а» сыйныфы укучылары өчен хезмәт күрсәтү бүлегенең баш китапханәчесе Гарипова Л.Д. «Алкоголизм: фактлар гына» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында китапханәче аеклык көненең барлыкка килү тарихы, алкогольне контрольсез куллануга китергән нәтиҗәләр һәм бәла-казалар турында сөйләде. Мәгълүмат сәгате «Көчлеләр аек яшәү яклы» күргәзмәсе белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International