Грипп һәм ОРВИ профилактикасы» темасына «Медицина сәгате» үткәрде.

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

03.11.2022 Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы Гайнанова Дамира Газиз кызы «Грипп һәм ОРВИ профилактикасы» темасына «Медицина сәгате» үткәрде.

     Салкын тию авырулары (ОРВИ, ОРЗ) һәм грипп – вируслар аркасында килеп чыккан йогышлы авыру. Вирусларның ОРВИ һәм грипп вакытында таралу чыганаклары булып авыру кеше тора. Төп тапшыру юлы-һава тамчысы.

      Балаларга профилактика өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаттылар:

- сәламәт һәм витаминга бай ризыклар (суган, сарымсак, карабодай, кишер, лимон)ашау;

- күбрәк яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр, ферментланган сөт продуктлары;

- күбрәк сыеклык эчү;

- көн саен тозлы эремә белән борынны юдыру;

- даими рәвештә спорт белән шөгыльләнү;

- авырулар белән элемтәдән саклану;

- һаваны җилләтү һәм дымландыру;

- биналарның чисталыгын күзәтеп тору.

 Авырганда мөстәкыйль дәваланырга ярамый!

    Балалар грипптан саклану турындагы мәгълүматны зур игътибар белән тыңладылар һәм медицина хезмәткәренең сорауларына җавап биреп актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International