"Педагогик ял көннәре" дип аталган чара

2022 елның 3 декабре, шимбә

Һөнәрне дөрес сайларга өйрәтү максатыннан ​“Кукмара шәһәренең А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицее базасында КФУның Алабуга институты укытучылары тарафыннан "Педагогик ял көннәре" дип аталган чара үткәрелде. Әлеге чарада Кукмара шәһәренең күппрофильле лицее, 1 нче гимназиясе һәм Кукмара 3-нче номерлы урта мәктәбе оешмаларының психолого-педагогик сыйныфларында укучылар өчен психология һәм педагогика фәненә тирәнтен төшенү өчен уникаль мөмкинлек булдырылды, аларга педагогик аралашу алымнары һәм серләре, педагогик дисциплиналар кысаларында мотивация практикумнары һәм мастер-класс үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International