Экскурсия һәм «Тылсымлы әкиятләр дөньясы» конкурс-уен программасы

2022 елның 3 декабре, шимбә

2 декабрь көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә “Йолдызлык” балалар бакчасының 1нче «Йолдызчыклар» әзерлек төркемендәге балалар өчен китапханәче Фирдания Закирова китапханә буенча экскурсия һәм «Тылсымлы әкиятләр дөньясы» дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрде. Балалар уен формасында әкият битләрендә яшәүче геройлар белән очрашты, төрле бәйгеләрдә һәм уеннарда катнашты. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильм карау белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International