2022 елның 5 декабрендә К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында республикакүләм балалар яшүсмерләр театры “Сайяр” фестиваленең бүләкләү тантанасы булып узды. Анда Кукмара районыннан “К.Ф. Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе” һәм “Кукмара шәһәренең 2 номерлы “Чулпан” балалар бакчасының театраль коллективлары Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Өметле киләчәк” номинациясе дипломы һәм «М.видео” сертификаты белән бүләкләнделәр. “К.Ф. Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе” һәм “Янил урта мәктәбе” коллективлары Сәхнә журналының махсус бүләге дипломына лаек булдылар.