“Кыш – кыш”

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә“Кыш – кыш” дип аталган спорт бәйрәме уздырылды.

Әлеге чараның максаты-балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм саклау, игътибарны, җитезлекне, төгәллекне үстерү. Чара башында балалар «Кар каруселе» хәрәкәтле уенын уйнадылар. Шулай җылынып алгач, алар, «Кар бөртекләре» һәм «Боз сөңгеләре» дип аталган ике командага бүленде.

Алга таба балалар «Хоккей», «Эссе бияләй» эстафеталарында, киез итекләрне ераклыкка атуда, бер – берләрен чанага утыртып узышуда, аркан тартышуда көч сынаштылар.

Барлык катнашучылар да актив булдылар, тату һәм күңелле итеп уйнадылар, барлык биремнәрне дә бик яхшы башкардылар. Мондый чаралар балаларда спортка, сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияли, хәрәкәт активлыгын үстерә, игелекле мөнәсәбәтләр тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International