Әсән-Елга авылы китапханәчеләре китапханәнең яшь укучылары өчен тыюлыклар һәм милли парклар көненә багышланган “Тыюлыклы урманнарда” дип исемләнгән экология дәресе үткәрде. Әңгәмә барышында балалар Россия территориясендә нинди тыюлыклар һәм милли парклар булуын белделәр, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр Чара азагында балалар өчен экология темасына әдәбиятка күзәтү үткәрелде.