Үрәсьбаш авылы китапханәчесе кече сыйныф укучылары өчен «Керәшен салкыннарында күңел җылысы» дип исемләнгән рухият сәгате үткәрде. Анда ул яшь укучыларына Русиядә барлык бәйрәмнәрнең иң якты, тантаналы һәм иң борынгылары кышкы Святкалар булуын сөйләде. Чара барышында балалар бәйрәмгә багышланган видеороликлар карадылар, табышмакларга җаваплар таптылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.