«Ут эчендә 200 көн һәм төн» батырлык дәресе

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

2 февраль көнне С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Ләйсән Әхмәтова «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәге балалары өчен хәрби дан көненә багышланган «Ут эчендә 200 көн һәм төн» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрде. Ул балаларга Сталинград өчен көрәш, аны саклаучы геройлар, бу куркыныч сугышта үз гомерләре бәрабәренә җиңү яулаган совет солдатларының батырлыгы һәм ныклыгы турында сөйләде. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

                                                                                      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International