«Туган як моңнары» концерты

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

2023 елның 3 февралендә «Пушкин картасы» проектын һәм Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын гамәлгә ашыру кысаларында Кукмара балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары «Туган як моңнары» концертын оештырдылар. Чара А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицей укучылары өчен үткәрелде. Концерт программасында фортепиано, домра, баян, саксофон, скрипка, курай башкаруында халык, классик һәм эстрада инструменталь һәм вокаль музыкаль әсәрләре яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International