«Канатлыларның дуслары – син һәм мин!» конкурс-уен

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

6 февраль көнне С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Росинка» экологик клубының чираттагы дәресе - «Канатлыларның дуслары – син һәм мин!» дигән конкурс-уен үтте. Рәмзия Гарифуллина безнең якларда кышларга калган кошларга салкын вакытта ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләде. Балалар викторина сорауларына актив җавап бирде, табышмаклар чиште, конкурсларда катнашты, китаплар белән танышты, мультфильмнар карады. Чара ахырында “Кошларга ярдәм итик!” дип исемләнгән акция үткәрелде. Кошлар өчен әзерләнгән җимлекләргә ярма, икмәк, орлык тараттылар һәм барысы бергә китапханә янында агач ботакларына җимлекләр элделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International