Балаларның сәламәтлеген саклау бик мөһим, ләкин тагын да мөһимрәк - аларның үзләрен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм сәламәтлекләрен сакларга өйрәтү. Шул максаттан Нырья авылы китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Нык сәламәтлеккә юл буенча” дигән конкурс-танып белү чарасы үткәрде. Дәрес ахырында балалар И.Семёновның «Ничек итеп неболейка булырга» дигән китабы, А.Бартоның «Девочка чумазая», Г.Зайцевның «Приятный аппетита», «Крепкие зубы» һ.б. белән таныштылар.