Чишмәбаш авылы китапханәчесе "Татар газеталары һәм журналлары күргәзмәсе, Татарстан халыкларының мәдәни мирасы турында сөйләүче кул эшләре" дип исемләнгән күргәзмә төзеде. Бу күргәзмәдә нәрсә генә юк : чигелгән картиналар, вазадагы чәчәкләр, кофта, свитер, косынка, алъяпкыч оекбаш һәм бияләйләрдә бер бизәк тә кабатланмаган, һәр кеше үз фантазиясеннән чыгып искиткеч бәйләм өлгеләре иҗат иткән.