Кышкы спорт төрләре көне.

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

7 февральдә билгеләп үтелә торган Россиядә кышкы спорт төрләре көне уңаеннан, Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә«Кече кышкы Олимпия уеннары»дигән спорт чарасы уздырылган.

Чараның максаты физик культурага, сәламәт яшәү рәвешенә һәм кышкы спорт төрләренә кызыксынуны арттыру иде.

Балалар кышкы спорт төрләре буенча ярыштылар « " Кем иң төз атучы?", "Хоккей», «Кыршаудан-кыршауга», «Чана тартып узышу», "Аркан тартышу".

Саф һавада мондый спорт чараларыбалаларның сәламәтлеген ныгыта, коллективизм һәм үзара ярдәм хисләре тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International