"Татар егете- 2023" бәйгесенең беренче сайлап алу туры узды!

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

12 февраль көнне Чишмәбаш авылы клубында "Татар егете- 2023" бәйгесенең беренче сайлап алу туры узды! Сәрдекбаш, Зур Сәрдек, Байлангар, Вахит, Мәмәшир җирлекләреннән килгән асыл егетләр узара көч сынашты! Бәйге сәламләү, иҗади чыгыш, һөнәр күрсәтү, татар әкиятен сәхнәләштерү һәм сорау-җавап этапларыннан торды! 

 

24 февраль көнне  район мәдәният йортында узачак "Татар егете-2023" бәйгесенең финалына Байлангардан Галимҗанов Данис, Вахиттән Габидуллин Рәмис, Мәмәширдән Кадиров Ислам узды! Аларга уңышлар телибез! Бәйгебезнең төп иганәчесе Хурамшин Фәнил Наил улына зур рәхмәтебезне җиткерәбез, гаилә бәхете, сәламәтлек, мул, бәрәкәтле тормыш, яңа уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International