«Китап битләре буйлап сәяхәт» экскурсия

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

14 февраль көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Фирдания Закирова С.А.Әхтәмов исемендәге Манзарас урта мәктәбе балалар бакчасының өлкән һәм әзерлек төркеме балалары өчен «Китап битләре буйлап сәяхәт» дип исемләнгән экскурсия үткәрде. Балалар китапханәнең төрле зоналары, китап күргәзмәләре, китапханәгә язылу, китапны сайлау, абонементта һәм уку залында үз- үзеңне  тоту кагыйдәләре белән танышты. Әңгәмә презентация белән үрелеп барды. Балалар төрле уеннарда һәм бәйгеләрдә катнашты, әдәби геройлар турындагы табышмакларны чиште. Соңыннан, педагог һәм остаз елы уңаеннан VII төбәкара «Нина Павлованың китапларын укыйбыз» акциясе кысаларында, Фирдания Фирдинант кызы балаларга “Живая бусинка” хикәясен укыды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International