«Мәктәп волейбол лигасы» турнирының муниципаль этабы кысаларында егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенча финал ярышлары узды.

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

2023 нче елның 13 нче һәм 14 нче февралендә Кукмара 4 нче номерлы урта мәктәбе базасында 2022-2023 нче еллар сезонында «Мәктәп волейбол лигасы» турнирының муниципаль этабы кысаларында егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенча финал ярышлары узды. Ярышларда Пчак урта мәктәбе, Почкучук урта мәктәбе, Зур Кукмара урта мәктәбе, Олыяз урта мәктәбе, А.М. Булатова исемендәге күппрофильле лицей егетләр командалары һәм Чарлы урта мәктәбе, Зур Сәрдек гимназиясе, 4 нче номерлы Кукмара урта мәктәбе, Янил урта мәктәбе, Почкучук урта мәктәбе кызлар командасы катнашты. Волейбол ярышлары нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
 Кызлар командасы арасында:
1 урын –;
1 урын – Янил урта мәктәбе;
1 урын – Чарлы урта мәктәбе;
Егетләр командасы арасында:
1 урын – Почкучук урта мәктәбе;
2 урын – А.М. Булатова исемендәге күппрофильле лицей;
3 урын – Зур Кукмара урта мәктәбе.
15 һәм 16 апрель көнне Кукмарада үткәрелә торган зона ярышларында, 4 нче номерлы Кукмара урта мәктәбе кызлары командасы һәм Почкучук урта мәктәбенең егетләр командасы Кукмара районы өчен уйнаячаклар.

Җиңүче командаларны котлыйбыз! Киләчәктә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International