Тантаналы рәвештә педагог һәм остаз елының ачылыш чарасы булып үтте.

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

2023нче елның 14 нче февралендә Казан Федераль Университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтынында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында тантаналы рәвештә педагог һәм остаз елының ачылыш чарасы булып үтте. Тантаналы ачылыш чарасына Кукмара муниципаль районы да онлайн тоташты. Кукмара муниципаль районыннан район башлыгы урынбасары Резеда Нурислам кызы Гаянова җитәкчелегендә атказанган укытучылар, халык укытучылары, остазлар, педагогик династия вәкилләре, педагогик хезмәт ветераннары, шулай ук яшь педагоглар кушылды. Чара ахырында катнашучылар "Мои учителя» җырын Кукмара шәһәре 1нче номерлы Ч.Т.Айтматов исемендәге гимназия" укучылары хорына кушылып башкардылар. Чара тантаналы төстә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International