15 февральдә Кукмара балалар музыка мәктәбендә Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган бөек татар җырчысы Илһам Шакировның туган көненә һәм иҗатына багышланган "Моң чишмәсе" концерты булды. Илһам Шакиров - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты. Аның иҗаты халык җырларын башкаруда тулы бер чорны тәшкил итә. Халык җырлары белән беррәттән, татар композиторларының классик әсәрләре дә (арияләр, романслар) урын ала. Концерт программасында укучылар һәм музыка мәктәбе укытучылары башкаруында “Хуш авылым”, “Әдрән диңгез”, “Чулпан йолдыз” “Чыгарсынмы каршы алырга” кебек һәм башка бик күп әсәрләр яңгырады. Алып баручы - музыка белгече Семенова Светлана Владимировна.