15 февраль көнне Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан һәр мәктәптә аның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган эчтәлекле чаралар үткәрелде. Муса Җәлилгә багышланган китап күргәзмәләре эшләде, шулай ук фильмнар күрсәтелде, интеллектуаль уеннар булды, М. Җәлил шигырьләренә рәсем ясау буенча осталык дәресләре үтте, шигырь сөйләүчеләр, иҗади эш бәйгеләре, класстан тыш чаралар үтте.
