13 февраль көнне Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә саф һавада "Күңелле стартлар" дигән спорт - сәламәтләндерү чарасы уздырылды.
Командаларга йөгерү, сикерү, туп белән эстафеталар тәкъдим ителде, анда катнашучылар үзләренең спорт сәләтләрен һәм күнекмәләрен күрсәтә алдылар.
Балалар тизлектә, җитезлектә, чыдамлылыкта, авырлыкларны җиңә белүдә көч сынаштылар. Барысы да финишка беренчеләрдән булып килергә тырыштылар, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар.