16 февраль көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә “Кояшкай” балалар бакчасының әзерлек төркемнәре балалары өчен Фирдания Закирова китапханә буенча экскурсия һәм татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулу уңаеннан “Шагыйрьнең исеме - йөрәктә” дигән батырлык дәресе үткәрде. Ул балаларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты, Бөек Ватан сугышында катнашуы, әсирлектә фашистларга каршы күрсәткән эшчәнлеге турында сөйләде. Балалар татар һәм рус телләрендә шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.