16 февраль көнне С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланган «Мәңгегә хәтердә» дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде. Чарага А.М.Булатов исемендәге күп профильле лицейның 7а сыйныф укучылары һәм Әфган сугышы ветераннары Сәмигуллин Илшат Васил улы һәм Кәримуллин Фәнис Фәрит улы чакырылган иде. Китапханәче Нурия Гайнетдинова балаларга совет гаскәрләрен Әфганстанга кертүнең сәбәпләре, һәлак булган якташларыбыз турында сөйләде.
Соңыннан сүз ветераннарга бирелде. Алар балаларга Әфганстанда хезмәт итүләре, үз бурычларын ничек батырларча башкарырга туры килүе, катлаулы шартларда ныклык, намуслылык күрсәтергә, ант һәм бурычларга тугрылыкны саклап калырга кирәклеге турында сөйләде. Балалар зур кызыксыну белән тыңлады, сораулар бирде.