«Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы үрнәгендә белем бирү сыйфатына идарә итү системасының нәтиҗәле компоненты буларак остазлыкның бердәм моделен булдыру» дигән темага Республикакүләм онлайн стажировка үтте.

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

2023нче елның 17 февралендә Кукмара районы Мәгариф идарәсе базасында Мәгарифне үстерү институты тыңлаучылары өчен «Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы үрнәгендә белем бирү сыйфатына идарә итү системасының нәтиҗәле компоненты буларак остазлыкның бердәм моделен булдыру» дигән темага Республикакүләм онлайн стажировка үтте.
Стажировка җитәкчесе (Бакланова М.Г.) катнашучыларны районның остазлар советы эшчәнлеге белән һәм «остазлар мәктәбенең адреслы ярдәмләшүе һәм озатуы» проектын гамәлгә ашыру белән таныштырды. . Стажировка спикерлары муниципалитетның барлык мәгариф оешмаларында остазлык системасын гамәлгә ашыруны тәкъдим иттеләр. Тәҗрибә белән түбәндәге эшләр тәкъдим ителде: “Каенкай” балалар бакчасының өлкән тәбиячесе Л.И. Владимирова, Манзарас урта мәктәбе директоры А.М. Мухаметова, Балалар иҗат үзге “Галактика” директоры Л.Р. Усманова, Лубян урманчылык көллияте директор урынбасары И.В.Богомолова, “Кукмара шәһәренең 1нче гимназиясенең” укыту эшләре буенча директор урынбасары Ф.М. Афлятунова һәм ТИН укытучысы Ф.М. Гилаев, “Кукмара шәһәренең А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицей”ның тарих укытучысы Л.Г. Гарипова һәм инглиз теле укытучысы Д.М. Антонова.
Стажировка мәйданчыгында катнашучылар белән фикер уртаклашу үтте һәм спикерлар сорауларына җаваплар бирелде. Остазлык мәктәбе стажировка оештыру һәм үткәрү эчтәлеге, нәтиҗәлелеге, системалылыгы һәм гамәли әһәмияте өчен югары бәя алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International