«Хезмәт даны» газетасы редакциясенә, «Кукмара ТВ 24» телестудиясенә, «Кукмара авазы» радиостанциясенә экскурсия оештырылды.

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә  социаль хезмәт алучылар өчен һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Кукмараның «Хезмәт даны» газетасы редакциясенә, «Кукмара ТВ 24» телестудиясенә, «Кукмара авазы» радиостанциясенә экскурсия оештырылды.

       Балаларга уңайлы формада яңалыклар безнең телевизор экраннарына ничек эләгүе турында сөйләделәр, телеканалда эшләүче кешеләрнең: редактор, оператор, тавыш режиссеры, корреспондентның һөнәрләре белән таныштырдылар.

       «Хезмәт даны» газетасы редакциясендә белгечләр күзәтү экскурсиясе үткәрделәр, «Хезмәт даны» газетасының ничек чыгарылуы турында сөйләделәр. Балалар журналистларның дөньяда барган иң кызыклы һәм мөһим вакыйгаларны эзләү белән шөгыльләнүләрен белделәр.

        «Кукмара авазы» радиостанциясендә радиотапшырулар алып баручы көндәлек эфирларның ничек әзерләнүе турында сөйләде.

         Экскурсия балаларның телевидение, журналистика, массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче кешеләрнең һөнәрләре турындагы белемнәрен киңәйтү максатыннан оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International