«Идел буе халыклары: мәдәнияте, традицияләре, гореф-гадәтләре» әдәби ярминкә

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе «Безнең чыганаклар. Фольклорны укыйбыз» дип исемләнгән V халыкара акциядә катнашты. Китапханәче Фирдания Закирова «Кояшкай» балалар бакчасының өлкән төркеме балалары өчен «Идел буе халыклары: мәдәнияте, традицияләре, гореф-гадәтләре» дигән әдәби ярминкә уздырды. Чара барышында ул балаларны безнең районда яшәүче халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре, халык иҗатының төрле жанрлары, балалар фольклоры әсәрләре, әкият геройлары белән таныштырды. Балалар Милли киемдәге рус, татар, удмурт һәм мари телләрендә шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар. Акция татар халык әкиятләрен уку белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International