Профилактик әңгәмә «Язмышыңны сындырма»

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

1 март-Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне. Уку залы китапханәчесе Г. Ф. Заһидуллина «Милосердие» үзәгендә тернәкләнү узучы балалар өчен «Язмышыңны сындырма» дип исемләнгән профилактик әңгәмә уздырды. Гөлнара Фәрит кызы яшүсмерләргә наркотик матдәләрнең кеше организмына зыянлы йогынтысы, наркотиклар кулланган кешене нәрсә көтә икәне турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International