3 март көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Росинка» экологик клубының чираттагы дәресе үткәрелде. Китапханәче Гарифуллина Рәмзия «Мыраулаучы мәчеләр» дигән танып белү-уен программасын үткәрде. Балалар мәчеләрнең килеп чыгышы, алар белән бәйле сынамышлар, песиләрнең төрләре турында белде. Балалар төрле конкурсларда һәм уеннарда катнашты, «Серле мәчеләр» дип аталган викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.