Быелгы спартакиада унөченче тапкыр үткәрелә.
Лубян авылында Татарстан Республикасының урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Урман чаңгы юлы – 2023» спартакиадасы булып узды. Спорт бәйрәме 200дән артык кешене үзенә җыйды.
Ярышларда катнашучыларны Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров һәм район башлыгы Сергей Димитриев сәламләде.
«“Урман чаңгы юлы – 2023” - ул ярышлар гына түгел, ә бәйрәм чарасы, очрашу һәм аралашу урыны да. Быелгы спартакиада унөченче тапкыр үткәрелә. Барыгызның да трассаны уңышлы узуыгызны телим», - диде Рәис Гомәров.
Ярышны балалар узышы ачып җибәрде. Алардан соң төрле яшь категорияләре буенча җитәкчеләр, студентлар, өлкәннәр старт алды.
Чара иҗат коллективларының концерт программасы белән үрелеп барды.
Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/lesnaia-lyznia-1677842365