Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Олыяз авылы китапханәчеләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Әни өчен бүләк” дип исемләнгән мастер-класс үткәрделәр. Балалар бик зур кызыксыну һәм шатлык белән әниләренә бүләк итеп открытка-сюрприз әзерли башладылар. Әкренләп кисеп, открыткага чәчәкләр һәм яфраклар ябыштырдылар. Балалар зур экранда "Маша белән Медведь" һәм "Синий Трактор" мультфильмын рәхәтләнеп карадылар, интерактив идәндә төрле кызыклы уеннар уйнадылар.