2023 елның 3 мартында Кукмара балалар музыка мәктәбенеңдә Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган "Тылсымлы кыллар гүзәллеге " концерты үткәрелде. Чара "Пушкин картасы" программасы буенча узды. Концертта музыка мәктәбен тәмамлаучылар - La Primavera Казан камера оркестры солисткасы, Халыкара конкурслар лауреаты Семенова Аделина , И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең 3 курс студенты Мөбарәкшин Илназ, музыка мәктәбе укучылары - "Viva" скрипкачылар ансамбле чыгыш ясады (җитәкчесе Гомәрова Э.Г.).