Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы уздырганнар.
Реабилитация курсын үтүче балаларның әниләре өчен кызыклы конкурс биремнәре әзерләнгән: «акыллы әни», «модалы әни», «оста әни". Әниләр аларны уңышлы үтәгәннәр. Бәйрәмдә матур җырлар һәм рухи шигырьләр яңгырады. Балалар әниләре белән бергә караоке җырладылар, биеделәр һәм үз куллары белән ясалган бүләкләр белән әниләрен сөендерәләр.
Бәйрәм бик игелекле һәм йөрәкле булды!