«Милосердие» үзәгендә "Мәктәпкә юл. Урамда йөрү куркынычсызлыгы" дигән темага дәрес үткәрелде.

2023 елның 11 марты, шимбә

       Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мәктәпкә юл. Урамда йөрү куркынычсызлыгы" дигән темага дәрес үткәрелде.

     Әлеге чара барышында тәрбияләнүчеләр өйдән мәктәпкә кадәр куркынычсыз юлның маршрутын төзеделәр. Урам – юл челтәре объектларын кабатладылар: җәяүлеләр үтүе, ясалма тигезсезлек, юл билгеләре. Шулай ук юл аша чыгу вакытында куркынычсызлык кагыйдәләренә  игътибар иттеләр.

    Нәтиҗә ясап,  балаларга караңгы вакытта фликерлар куллану кирәклеге турында киңәш бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International