Фольклор бәйрәме: “Кайта Нәүрүз, кайта яз!”

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

21 нче март көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., Үзәк китапханәдә    “Сөембикә” берләшмәсенә йөрүчеләр өчен, “Кайта Нәүрүз, кайта яз!”, дип исемләнгән фольклор бәйрәме үткәрде.  Бәйрәм Нәүрүз көненең тарихын искә төшерү белән башланды. Бәйрәмнең төп кунагы Нәүрүзбикә булды. Ул матур теләкләр теләде, кунаклар өчен татар халкының “Чума урдәк,чума каз” уенын уйнатты.   Кыш бабайның килүе бәйрәмгә  ямь өстәде. Ял итүчеләр җырга, уеннарга осталыкларын күрсәттеләр, теләкләр теләделәр. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә дә ял итүчеләр белән бергә күңел ачтылар.

Бәйрәмнең гореф-гадәтләре буенча, кунаклар  коймак һәм йомырка белән  сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International