22 март көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Росинка» клубының Халыкара урман көненә багышланган чираттагы дәресе «Урман табышмаклары» экологик турниры узды. Рәмзия Гарифуллина балаларга урманнарны саклауның мөһимлеге һәм табигый байлыкларны дөрес итеп куллану кирәклеге турында сөйләде. Балалар урманда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерде, төрле конкурсларда һәм уеннарда актив катнашты, табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.