«Табигать һәм хайваннар турындагы әсәрләр» әдәби сәгать

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

22 март көнне педагог һәм остаз елы кысаларында С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсенең китапханәчесе Ләйсән Әхмәтова «Шәфкатьлелек» реабилитация үзәге балалары өчен язучы Константин Ушинскийның тууына 200 ел тулуга багышланган «Табигать һәм хайваннар турындагы әсәрләр» дигән әдәби сәгать үткәрде. Ул аларга бөек рус педагогы һәм балалар язучысының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Аның хикәяләре һәм әкиятләре тугрылык, игелеклелеккә һәм гаделлеккә өйрәтә. “Дүрт теләк”, “Бишка” гыйбрәтле хикәяләрен укыды һәм геройларның гамәлләре, тәртибе турында балалар белән фикер алышу үткәрде. Чара китапларны күзәтү һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International