«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара үткәрәчәк

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

2023 елның 14 апрелендә 10-13 сәгатьләрдә Кукмара муниципаль районы халкы өчен «Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ район мәдәният йортында (Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 38 йорт)түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара үткәрәчәк
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Суд приставлары федераль хезмәте Баш идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.
Алдан язылу 2-70-57, 2-70-53 телефоннары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International