23 мартта С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 4 нче мәктәпнең 5а сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова Бөтендөнья су һәм су ресурслары көненә багышланган «Су иленә сәяхәт» танып белү-уен программасын үткәрде. Ул балаларга кеше тормышында суның мөһимлеген, аның турында иң кызыклы, файдалы фактлар турында сөйләде. Балалар төрле конкурсларда һәм уеннарда актив катнашты, викторина сорауларына җавап бирде, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерде, табышмаклар чиште. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.