«Хәвефле ситуацияләр " дигән темага презентация үткәрелде.

2023 елның 25 марты, шимбә

      Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Хәвефле ситуацияләр " дигән темага презентация үткәрелде.

        Балалар таныш булмаган кешеләр белән очрашканда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Көндәлек тормышта килеп чыгарга мөмкин булган куркыныч хәлләрне тикшерделәр. Куркыныч хәлләрдән качарга ярдәм итүче кагыйдәләрне укыдылар.

        Дәрес ахырында тәрбияләнүчеләргә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балалар ышаныч телефоны»дигән мәгълүмат буклеты таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International