25 март көнне Кукмара шәһәренең Комсомол мәйданында татар халыкынын "Нәүрүз" бәйрәме узды. Бәйрәм "Нәүрүз дусларын җыя" дип исемләнгән тамаша белән башланып китте. Концерт программасында районның иң яхшы фольклор, җыр коллективлары һәм аерым башкаручылар чыгыш ясады. Бәйрәмнең мәхсүс кунаклары Ландыш Баһави һәм Илфак Әгъләмов. Теләгән барлык тамашачылар "Карга боткасыннан" авыз иттеләр.