Кукмарада район башлыгы Кубогына өстәл теннисы буенча район беренчелегенең беренче этабы уза

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Ярышлар өч категориядә үткәрелә: 18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар, 18 яшькә кадәрге ир-егетләр, кызлар һәм хатын-кызлар.

Кукмараның «Барс Арена» спорт-сәламәтләндерү комплексында өстәл теннисы буенча район беренчелегенең беренче этабы уза. 

Ярышлар өч категориядә үткәрелә: 18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар, 18 яшькә кадәрге ир-егетләр, кызлар һәм хатын-кызлар. 

«Мин теннисны мәктәп елларыннан ук уйныйм. Без яшь чакта мондый профессиональ теннис өстәлләре юк иде, ә хәзер барлык мөмкинлекләр дә бар, кичләрен клубта уйныйбыз», - дип уртаклашты Поч.Кучук авылыннан Валерий Ишпаев.

Олыяз урта мәктәбеннән Алисә Бәйрәмова ярышларга күп әзерләнгән. «Инде ике ел теннис белән шөгыльләнәм. Иң элек абыйдан күреп кызыксына башладым.  Теннис - минем яраткан спорт төре», - дип сөйләде ул. 

Ярышлар ай саен ун этапта узачак. Декабрьдә супер-финал узачак. Аларда районның барлык теләүчеләре катнаша ала. 

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/sport/kukmarada-raion-baslygy-kubogyna-ostal-tennisy-buenca-raion-berencelegenen-berence-etaby-uza

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International