«Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәт яшәү рәвеше нәрсә ул»дигән дәрес үткәрелде.  

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

   Кукмара районында «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәт яшәү рәвеше нәрсә ул»дигән дәрес үткәрелде.                           

        Дәреснең максаты балаларның сәламәт яшәү рәвеше турында күзаллауларын киңәйтү, сәламәтлеккә иң зур кыйммәт буларак уңай мөнәсәбәт формалаштыру, балаларны сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен үтәргә этәрү иде.

         Дәрес башында һәр тәрбияләнүче «Сәламәтлек – ул…. » дигән сүзтезмәне ничек аңлавы  турында сөйләде. Аннары балаларга "Сезнең Сәламәтлек" дигән тест тәкъдим ителде. Тестта «әйе» яки «юк» җаваплары таләп иткән сораулар  бар иде.

        Шулай ук тәрбияләнүчеләр «Сәламәт кеше образы» дип аталган схема төзеделәр. Бу схеманы төзегәндә, балалар һәр кешенең сәламәт яшәү рәвеше нәрсәдән тора икәнен белделәр.

      Дәрес ахырында тәрбияләнүчеләр сәламәтлек – ул сакларга кирәк булган иң  зур кыйммәт дигән нәтиҗәгә килделәр.  Сәламәтлек өчен иң мөһиме - сәламәт яшәү рәвеше алып  барырга  тырышу  икәнен аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International