27 нче март көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен, Халыкара театр көне уңаеннан, “Без театрга барабыз” дигән тематик сәгать үткәрде. Китапханәче татар театрының барлыкка килү тарихын сөйләде. “Сәхнә” журналына күзәтү ясады.Чара барышында ял итүчеләр шигырьләр тыңладылар.”Йомры икмәк” әкиятендә бик теләп катнаштылар. Биредә дәваланучы Ильсияр ханым театрда эшләүче кызы Физәлия Хәлил кызының рольләре турында әйтеп үтте.