«Тылсымлы театр дөньясы» виртуаль сәяхәт

2023 елның 31 марты, җомга

31 мартта - язгы каникул көннәрендә - С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 4нче мәктәпнең 4б сыйныф укучылары өчен Рәмзия Гарифуллина Халыкара театр көненә багышланган «Тылсымлы театр дөньясы» дигән виртуаль сәяхәт үткәрде. Балалар театр тарихына экскурсия ясады, аның сәнгать төрләре һәм жанрлары, һөнәрләре белән танышты. Төрле конкурсларда катнашты, табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде, “Шалкан”  рус халык әкиятен сәхнәләштерде. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильм карау белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International