Интеллектуаль туган якны өйрәнү уены: «Туган төбәгем: бүгенгесе, үткәне, киләчәге»

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

31 мартта, «Пушкин картасы» проекты кысаларында,  К.Ф. Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясенең 8 а сыйныф укучылары өчен,   китапханәче Саттарова Л. Р. «Туган төбәгем: бүгенгесе, үткәне, киләчәге» исемле туган якны өйрәнү буенча интеллектуаль уен үткәрде.

Әлеге уен барышында укучылар ике командага бүленеп, туган төбәгебез Кукмара турында белемнәрен күрсәттеләр, көч сынаштылар. Уен барышында Кукмара турында викторинага җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр. Кукмараның төрле өлкәсенә караган конкурсларда бик актив катнаштылар. Уен барышында күп бал җыеп, җиңүче булган командага диплом, икенче командага грамота тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International