«Үсеш ноктасы» белем бирү үзәкләре: алгарыш һәм үзара багланыш мөмкинлекләре» дигән темага республика семинары үтте.

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

2023 елның 29 мартында Кукмара 3 нче урта мәктәбе базасында «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәкләре: алгарыш һәм үзара багланыш мөмкинлекләре» дигән темага республика семинары үтте.Чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Алексеева Татьяна Георгиевна һәм 2022 елда «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле үзәкләре төзелгән гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашты.Семинарда катнашучыларга Кукмара районының «Үсеш ноктасы» үзәкләренең эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде. Семинар барышында гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре «Үсеш ноктасы» үзәге проектлары: идеядән тормышка ашыруга кадәр” төп һәм өстәмә белем бирү программаларын, мәктәпкәчә белем бирү, гомуми белем бирү, урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыру буенча, укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыруга юнәлдерелгән мастер-классларда катнаштылар; балалар бакчасы, мәктәп, көллият хезмәттәшлеге ресурслары белән таныштылар. Семинарда катнашучылар Кукмара районының «Үсеш ноктасы» үзәкләренең эшен югары бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International